Республика бюджетына кергән өстәмә 5,8 млрд. сум юллар төзелешенә һәм социаль ихтыяҗларга юнәлдереләчәк

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында өч укылышта 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде.

2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына бюджетка үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча ТР финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Нәтиҗәдә бюджет керемнәре 5,8 млрд. сумга арта. Өстәмә кергән чаралар юл эшчәнлеген финанс белән тәэмин итүгә, кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменә, агросәнәгать комплексында кредитлар буенча процентлар түләүгә чыгымнарны каплауга, аерым категориядәге гражданнарга социаль ярдәм итүгә җибәрелә.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, закон проекты бюджетның чыгым өлешен киметүне күздә тота, бу бюджет чараларын экономияләү һәм дефицитның төп өлешен ябу белән бәйле.

Илкүләм проектлар буенча зур булмаган төзәтмәләр кертелә, агымдагы елга гомуми сумма 27,2 млрд. сум тәшкил итәчәк, алар киләсе ел башына кадәр тулысынча үзләштереләчәк. Муниципаль берәмлекләргә бюджетара трансфертлар күләме 48,4 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Нәтиҗәдә 2019 ел бюджеты түбәндәге параметрлар белән ябыла: керемнәр буенча - 281,7 млрд. сум, чыгымнар буенча - 285,4 млрд. сум, дефицит 3,6 млрд. сум. Счетлардагы калган чаралар исәбенә дефицитны ябу каралган.

2020 һәм 2021 елларга параметрлар үзгәрми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International