Антон Силуанов 2019 елда россиялеләрнең реаль керемнәре үсеше сәбәпләрен атады

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Узган еллардагы кимүдән соң 2019 елда халыкның реаль керемнәре үсеше хезмәт хаклары, пенсияләр һәм пособиеләр арту, шулай ук инфляция тизлекләре акрынаю белән бәйле, дип белдерде беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов "Россия-24" телеканалына биргән интервьюсында.

"Менә бу иң мөһиме – без соңгы елларда күзәткән тенденциянең борылышы. Бу нәрсә хисабына булды? Инфляциядән шактый югары үскән хезмәт хаклары, пенсияләр һәм пособиеләр үсеше исәбенә. Һәм инфляция тизлекләрен киметү исәбенә. Минемчә, бу Хөкүмәт эшенең иң мөһим ахыргы күрсәткече. Икътисад, икътисадый үсеш динамикасы турында сөйләргә мөмкин, әмма бу күрсәткечләргә без безнең кешеләр яхшырак яшәсен өчен күзәтеп барабыз һәм ирешәбез", - диде Силуанов.

Ул ассызыклаганча, Россиядә халыкның реаль керемнәренең тискәре динамикасы тенденциясен үзгәртү эше барып чыккан. "Бездә реаль булган керемнәр артмады, һәрвакыт минуста булды. Сүз уңаеннан, беренче кварталда да шулай ук, әгәр карасаң, тискәре зурлык булды, ә икенче-өченче кварталда үсеш китте. Өстәвенә, өченче квартал - ул инде реаль керем үсешенең яхшы тизлекләре, ягъни инфляциядән чистартылган барлык керемнәр", - дип билгеләде беренче вице-премьер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International