Дмитрий Медведев илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча катлаулы эш нормаль графикка керде, дип белдерде

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нормаль графикка керде. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт белән яңа ел алдыннан очрашуында белдерде.

 "Чыннан да, 2019 ел икътисадны һәм социаль өлкәне үзгәртеп коруның шактый катлаулы процессының башы, илкүләм өстенлекләр, илкүләм максатлар буенча эш башы булды. Һәм биредә булган министрларның, вице-премьерларның һәркайсы үз урынында әлеге бурычларны гамәлгә ашыруга үз өлешен кертергә тырышты", - диде Медведев.

"Бу эш катлаулы, әмма аңа яхшы старт бирелгән. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нормаль графикка керде", - дип өстәде премьер.

Элегрәк РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов хәбәр иткәнчә, 2019 елның октябрь-ноябрендә РФ икътисади үсеш динамикасының артуы илкүләм проектларны үтәү нәтиҗәсе булып тора.

2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджет чыгымнары 1,7 трлн сум дәрәҗәсендә планлаштырылган. 2020 елда чыгымнар агымдагы ел белән чагыштырганда 10% ка артачак - 1,98 трлн сумга кадәр. Киләчәктә алар шулай ук үсәчәк: 2021 елда 2,22 трлн га кадәр һәм 2022 елда 2,7 трлн. га кадәр. Илкүләм проектларны финанслау 2023 елда 2,51 трлн сум, ә 2024 елда - 2,28 трлн сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International