Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәтнең РФдә тотрыклы макроикътисадый база булдыру буенча эшен уңай дип атады.
"Үсешнең яхшы макроикътисадый базасын булдыруны позитив буларак билгеләп үтми булмый. Әлбәттә, бу уникаль нәтиҗә, безнең яңа тарихта мондый хәлнең булганы юк – Хөкүмәт Үзәк банк белән бергә инфляциянең минималь дәрәҗәсенә чыкты", - дип белдерде Путин Хөкүмәт белән очрашуда.
Ул билгеләп үткәнчә, инфляциянең түбән дәрәҗәләре берничә тапкыр профильле киңәшмәләрдә тикшерелгән.
"Бәлки, бездә бүген булганга омтылырга кирәкмидер, бәлки безнең икътисадка күбрәк акча бирергә кирәктер, ул чагында без аны бераз хәрәкәткә китерербез, тизләтербез, дип сөйләделәр. Ләкин болар барысы да шарт фигыльләр. Ә макроикътисадый фундаментның үсеш мөмкинлеге бирүе – бу бик ачык факт", - дип өстәде Путин.