Владимир Путин Россия икътисадының үсеш тизлекләрен арттырырга өндәде

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

РФдә икътисадый үсешнең агымдагы тизлекләре җитәрлек түгел, аларны арттыру, шулай ук икътисадның структурасын һәм сыйфатын яхшырту өчен барысын да эшләргә кирәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин чәршәмбе көнне Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуда.

"Без ирешкән үсеш тизлекләре җитәрлек түгел", - диде ул.

Президент искә төшергәнчә, бу хакта инде берничә тапкыр сөйләшкәннәр. Ул икътисадның үсеш тизлекләрен үстерү, шулай ук аның структурасын һәм сыйфатын яхшырту өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә өндәде.

Моңа илкүләм проектлар һәм үсеш максатлары багышланган, дип искәртте дәүләт башлыгы.

Бу максатларга ирешү буенча алга таба хәрәкәт итү өстендә бергәләп эшләячәкбез", - дип өстәде Путин.

Икътисади үсеш министрлыгының рәсми фаразы 2019 ел нәтиҗәләре буенча РФ тулаем эчке продуктының 1,3% ка артуын күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International