Торакны гамәлгә кертү күләмнәрен арттыру – барлык илкүләм проектлардан иң катлаулысы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин торак төзелеше һәм уңайлы шәһәр мохитен үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.
Аерым алганда, ул 13 декабрьгә республикада 2 млн. 189 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган дип хәбәр итте.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.