Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның ил төбәкләре арасында беренчеләрдән булып үз Конституциясен кабул итүе заман чакыруына тәңгәл җавап иде”

2012 елның 2 ноябре, җомга
Бүген Казанда Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуга багышлап “Яңа федератив Россиянең формалашуы: Татарстан Республикасындагы конституцион закон чыгару тәҗрибәсе” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция эшли башлады. Конференциянең тантаналы ачылышы һәм пленар утырышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Салих Сәйдәшев исемендге Дәүләт Зур концерт залында узды. Конференциянең мәртәбәле кунаклары арасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченко, Оренбург өлкәсе, Саха(Якутия), Алтай Республикалары, Идел буе федераль округы төбәкләре парламентарийлары, Кыргызстан, Казахстан, Төрекмәнстанның парламент делегацияләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, танылган галимнәр һәм экспертлар, хокук белгечләре, 1992 елда республиканың төп канунын кабул иткән 12 нче чакырылыш Татарстан ССР Югары Советы халык депутатлары, Татарстан ССРның 1990 елдагы Конституция комиссиясе әгъзалары һ.б. бар.
Конференциядә катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул Төп кануныбызның конституцион законнарның яхшы үрнәкләрен һәм заман таләпләрен искә алып эшләнүенә игътибар юнәлтте, шушы еллар эчендә Конституциянең нәтиҗәле һәм эшләргә сәләтле булуын раславын белдерде. “Төбәкләрдә конституцион законнарның үсеше федератив мөнәсәбәтләр үсешенә сизелерлек өлеш кертте”, - диде ул. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге Россия өчен федерализм үсеше һәм дәүләтнең конституцион нигезләре җәмгыятьнең тотрыклылыгын һәм гражданнарның мул тормышы үсешен тәэмин итүдә мөһим шарт булып тора. “Моңа ил төбәкләре, барыннан да бигрәк республикалар зур өлеш кертә”, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы. Рөстәм Миңнеханов Татарстан узган тарихи юлның һәрвакыт Россия тарихы белән аерылгысыз булуын, республиканың һәрвакыт көчле ил эчендә федерация төзү ягында булганын ассызыклады. Ул Татарстанның Төп канунында да чагылыш тапкан.

Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларның игътибарын Татарстан Конституциясенең илдә катлаулы үзгәрешләр барган чорда кабул ителүенә тагын бер кат юнәлтте. “1990 нче еллар башында илдә социаль-икътисади вазгыять тотрыксыз иде. Төрле мөрәҗәгатьләр белән чыгучылар активлашты. Шул шартларда инде гамәлдә булган Конституциягә үзгәрешләр кертү юлыннан да китеп булыр иде. Ләкин бу юлдан киткәндә Төп кануныбызның бөтенлеген һәм төзеклеген сакларга авыр булачак иде. Татарстанның ил төбәкләре арасында беренчеләрдән булып үз Конституциясен кабул итүе заман чакыруына тәңгәл җавап иде. ТР Президенты әлеге карарны кыю, алдан күреп эш ителгән һәм тулысынча үзен аклаган адым булды, дип исәпли.

“Республиканың Төп кануны Татарстан үсешенең хокукый нигезе булды. Базар икътисады, социаль дәүләт, кеше хокуклары һәм ирекләре, демократик сәяси система – боларның барысы да безнең уңышларыбызның ныклы нигезе”, -ди ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов 1992 елда кабул ителгән ТР Төп кануны төбәкләр дәрәҗәсендә федератив мөнәсәбәтләр принцибы үсешенә сизелерлек йогынты ясады, дигән фикердә. “Безнең Конституция федераль үзәк белән мөнәсәбәтләргә яңа этап ачты”, - дип ассызыклады ул. Татарстан башлыгы 1994 һәм 2007 елларда ТР һәм РФ Дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләүгә кагылышлы Шартнамәләрнең имзалануын шушы юлдагы мөһим этап булды дип саный. Ул республиканың вәкаләтләре киңәюнең һәрвакыт җаваплылыкның артуы белән бергә баруына игътибар юнәлтте.

“Көчле төбәкләр-көчле Россия” дигән мәгълүм формула заман сынавын уңышлы уза алды. Бүген Татарстан илнең динамик үсештәге төбәкләренең берсе. Актуаль мәсьәләләрне хәл иткәндә без һәрвакыт Россия Президенты Владимир Путинның, ил җитәкчелегенең нәтиҗәле ярдәмен тоябыз”, -дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов Конституциянең әһәмияте хакында сөйләгәндә, аның татарстанлыларның этник һәм дини тигез хокуклыгын гарантияләвенә аерым игътибар юнәлтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International