Бөтендөнья банкы хәбәр иткәнчә, илкүләм проектлар Россиядә икътисадый үсешне стимуллаштыра

2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

Аерым алганда, инфраструктурага инвестицияләр кертүне күздә тоткан илкүләм проектлар Россиядә 2022 елдан соңгы икътисадый үсешне стимуллаштыра. Мондый фаразлар Бөтендөнья банкының "Бөтендөнья икътисадының үсеш перспективалары" дип аталган гыйнвар докладының эчтәлеген тәшкил итә. Быел документ "Икътисади үсешнең түбән темплары, сәяси проблемалар" дип атала.

"Инфраструктурага һәм кеше капиталына инвестицияләр кертүне күздә тоткан илкүләм проектлар Россиядә фараз чигеннән чыккан чорда үсешне стимуллаштырыр дип көтелә", - дип күрсәтә доклад авторлары. Алар китергән бәяләмәләр 2022 елга кадәр исәпләнә.

Белгечләр бәяләвенчә, 2019 елда РФ икътисадының үсеш темплары 1,2% (күрсәткеч июнь мәгълүматлары белән чагыштырганда үзгәрмәгән) тәшкил иткән. Шул ук вакытта Бөтендөнья банкы үзенең 2020 елга июнь фаразын 0,2 процент пунктына (п. п.) 1,6% ка кадәр начарайткан. 2021 һәм 2022 елларда РФ тулаем эчке продукты үсеше темплары 1,8% тәшкил итәчәк (күрсәткеч июнь мәгълүматлары белән чагыштырганда үзгәрмәгән). "Россиядә инвестиция һәм сәүдә активлыгының көтелгәннәр белән чагыштырганда түбән дәрәҗәсе, халыкара икътисадый санкцияләрне саклап калу икътисад үсеше темпларының акрынаюына якынча кимүенә (1,2%) ка кадәр китерде", - дип ачыклык кертелә докладта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International