ТР Президенты финанс базарлары буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Панкин белән очрашты

2012 елның 13 ноябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс базарлары буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Панкин белән очрашуда Россия финанс базары проблемалары, инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре, кыйммәтле кәгазьләр базарында катнашучылар эше буенча фикер алышты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда финанс базарлары буенча Федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәге бүлеге җитәкчесе Сәрия Вәлиева, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Дмитрий Панкин Казанда микрофинанслау буенча XI Илкүләм конференциянең яхшы оештырылуын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International