Urals нефтенең уртача бәясе баррель өчен 63,59 долларга кадәр кимеде

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елда Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе баррель өчен 63,59 доллар тәшкил иткән, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 9,17 процентка кимрәк. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы хәбәрендә әйтелә.

2018 елда Urals ка уртача бәя баррель өчен 70,01 доллар тәшкил иткән.

Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2019 елның декабрендә баррель өчен 64,47 доллар, 2018 елның декабрендә - баррель өчен $57,59 күләмендә формалашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International