Рубльнең реаль нәтиҗәле курсы (инфляцияне исәпкә алып РФ төп сәүдә партнерлары валюталарына) 2019 елның декабрендә алдагы ай белән чагыштырганда 1,7%ка, 2019 ел башыннан алып 8,4%ка үсте. Бу хакта РФ Үзәк Банкы материалларында әйтелә.
IV кварталда рубльнең реаль нәтиҗәле курсы үсеше III квартал белән чагыштырганда 1,1% һәм 2018 елның IV кварталы белән чагыштырганда 2,5% тәшкил итте.
Шул исәптән рубльнең долларга реаль нәтиҗәле курсы 2019 елның декабрендә алдагы ай белән чагыштырганда 1,9% ка арткан (ел башыннан - 7,6% ка). Еврога рубль курсы узган айда 1,8% ка арткан (+11,7%).
Рубльнең нәтиҗәле курсы РФнең тышкы сәүдә әйләнешендә бу илләрнең өлешләре нигезендә Россиянең төп сәүдә партнерларының валюталары базасында исәпләнә.