Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елның 1 гыйнварыннан балаларга яңа түләүләрне исәпкә алып, Хөкүмәткә тиз арада бюджетка үзгәрешләр кертергә кушты.
Аннан алда Путин Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итү барышында Россиядә 2020 елның 1 гыйнварыннан өч яшьтән җиде яшькә кадәр һәр балага айлык түләүләр кертергә тәкъдим итте. Түләүләр башта яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк - 5,5 мең сум, ә 2021 елда, кирәк булса, ике тапкыр үсәргә мөмкин.
"Тәкъдим ителгән чараны гамәлгә ашыру өчен җитди ресурс, федераль бюджетны корректировкалау кирәк булачак. Мин Хөкүмәттән һәм парламентарийлардан моны максималь оператив рәвештә эшләүләрен сорыйм. Норматив эшнең үз өлешен төбәкләр дә башкарырга тиеш", - диде Президент.