ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән киңәшмәсе узды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегияләренең уртак киңәйтелгән киңәшмәсе узды.  

Утырыш эшендә шулай ук  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко катнашты. 

ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков чыгышында хәбәр иткәнчә, хисап елында әйләнә-тирә мохитне саклау буенча максатчан чараларына бөтен дәрәҗәдәге бюджетлардан 9 миллиардан артык сум юнәлтелгән. Бу күрсәткеч буенча Татарстан ИФОнда беренче урында. Республика предприятиеләре дә өлеш кертте: табигый ресусрларны фадалану һәм әйләнә-тирә мохтикә тискәре тәэсир өчен бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга түләүләр 870 млн сумнан артып китте. 

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та доклад белән чыгыш ясады.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International