Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә «2019 елда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы эше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт министры Павел Колобков катнашты. 

Төп доклад белән Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International