Антон Силуанов: Путин тарафыннан игълан ителгән барлык социаль чаралар финанс белән тәэмин ителәчәк

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

РФ Президенты игълан иткән барлык социаль карарлар агымдагы елда финанслар белән тулысынча тәэмин ителәчәк, дип белдерде РФ беренче вице-премьеры - финанс министры Антон Силуанов.

"Агымдагы елда бу бурычлар тулысынча финанслар белән тәэмин ителәчәк", - диде Силуанов, Федераль Җыенга юллама кысаларында Владимир Путин игълан иткән чараларны финанс белән тәэмин итү турындагы сорауга җавап биреп.

РФ Президенты юлламасында илдәге демографик проблеманы хәл итүнең берничә мөһим карарын игълан итте: аерым алганда, ана капиталын арттырырга, аны беренче бала тугач ук түләргә; балаларга яңа пособиеләр кертергә; Россиядә барлык укучыларны 4 сыйныфка кадәр кайнар туклану белән тәэмин итәргә.

Финанс министрлыгы башлыгы юллама игълан ителгәннән соң ук агымдагы елга федераль бюджетның моның өчен кирәкле өстәмә ресурсларының күләмен 400-450 миллиард сумлык дип бәяләде.

Аның сүзләренә караганда, бу максатларга, аерым алганда, узган елда формалаштырылган һәм агымдагы елга күчкән бюджет акчаларының калган өлешләрен файдаланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International