Илкүләм иминлек фонды чаралары РФ Президенты Владимир Путин юлламасыннан бары үз-үзен аклаучы проектларга кагылган өлештәге йөкләмәләрне үтәү өчен җәлеп ителәчәк, фондны куллану принциплары үзгәрергә тиеш түгел, дип белдерде беренче вице-премьер – РФ финанс министры вазифаларын башкаручы Антон Силуанов Гайдар форумы кулуарларында.
"Беләсезме, бары тик үз-үзен аклаучы проектлар өлешендә генә - президент юлламасында нәкъ менә шулай яңгырады - бу Илкүләм иминлек фонды чараларының үз-үзен аклый торган инфраструктура проектларына кертелергә мөмкин дигән норма. Бу юллар да, башка инфраструктура проектлары да булырга мөмкин", - диде ул, РФ Президенты юлламасыннан йөкләмәләрне үтәгәндә фонд акчалары җәлеп ителәчәкме дигән сорауга җавап биреп.
"Шуңа күрә без әйткән Илкүләм иминлек фонды принциплары үзгәрергә тиеш түгел", - дип өстәде Силуанов.