Халыкара валюта фонды 2020 елда Россия икътисады үсеше буенча фаразын 1,9% дәрәҗәсендә саклап калды, киләсе елда үсешнең 2% ка кадәр тизләнүен көтә. Бу хакта World Economic Outlook (WEO) Update дөнья икътисады буенча фондның гыйнвар докладыннан аңлашыла.
Документ нигезендә, фараз Халыкара валюта фондының октябрь өметләре белән чагыштырганда үзгәрмәгән.
Узган елның декабрендә Халыкара валюта фондының Россиядәге даими вәкиллеге башлыгы Аннет Киобе фондның 2020 елда эчке ихтыяҗ үсеше, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм Үзәк банкның төп ставкасын алга таба киметү исәбенә Россия тулаем эчке продуктының үсеше фаразының яхшыруын көтүен әйтте.
Икътисади үсеш министрлыгының 2020 елга база фаразы РФ икътисадының 1,7% ка, максатчаны – 2% ка үсешен күздә тота. Федераль Җыенга юллама нәтиҗәләре буенча министрлык РФ президенты Владимир Путинның социаль инициативалары пакеты 2020 елда Россиянең тулаем эчке продуктының үсешен 0,3 процент пунктына тизләтәчәк, дип хәбәр итте.