2019 елда Россия бюджеты профициты якынча тулаем эчке продуктның 1,8% тәшкил итте

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елда РФ федераль бюджеты профициты якынча 1,967 трлн сум яки тулаем эчке продуктның 1,8% ын тәшкил иткән. Бу хакта Финанс министрлыгы сайтындагы материалларда әйтелә.

Билгеләп үтелгәнчә, кергән керемнәр күләме якынча 20,187 трлн сум яки федераль бюджет турындагы закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменә карата 101,1% тәшкил иткән. Чыгымнарны үтәү якынча 18,22 трлн сум яки күрсәтелгән закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының гомуми күләменә карата 98,5% һәм кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, федераль бюджетның җыелма бюджет язмасына карата 94,2 % тәшкил иткән.

Беренчел профицит тулаем эчке продуктның 2,5% ын тәшкил итте.

Федераль салым хезмәте бер ел эчендә 12,612 трлн сумга керемнәр белән идарә итте, яки фаразланган күрсәткечләргә 100,5%, Федераль таможня хезмәте - 5,729 трлн сумга (101,6%), башка федераль органнар - 1,847 трлн сумга (103,5%).

Беренче вице-премьер, финанс министры вазифаларын башкаручы Антон Силуанов 2019 ел нәтиҗәләре буенча РФ федераль бюджеты профициты фаразланган 1,4% ка каршы тулаем эчке продуктның 1,7% ын тәшкил итәчәк, дип белдергән иде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International