РФ Финанс министрлыгы 2019 елда илкүләм проектларга бюджет чараларын үзләштерүне 91,4% ка алдан бәяләде

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджет чыгымнары, беренчел мәгълүматлар буенча, елга планлаштырылган күләмнең 91,4% ын тәшкил итте, дип хәбәр ителә РФ Финанс министрлыгы сайтында.

Аерым алганда, "Демография" илкүләм проектын гамәлгә ашыруга бюджет чаралары 95,5%ка, "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектына - 98%ка, "Мәгариф" илкүләм проектына - 91%ка үзләштерелгән.

"Фән" илкүләм проектына чыгымнар планнан 99,1% ка, "Экология" - 66,3%ка, "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" - 97,1%ка, "Торак һәм шәһәр мохите" - 93,8%ка, "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү" - 87,1%ка, "Цифрлы икътисад" - 73,3%ка, "Мәдәният" - 99%ка, "Халыкара кооперация һәм экспорт" - 89,1%ка, "Кече һәм урта эшмәкәрлек инициативасына ярдәм" - 93,1%ка үтәлгән.

Магистраль инфраструктураны модернизацияләүнең һәм киңәйтүнең комплекслы планын гамәлгә ашыруга бюджет чаралары 88%ка үзләштерелгән.

 "Закон белән 2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга файдаланылмаган бюджет акчаларының калган өлешен 2020 елда тиешле максатларны финанс белән тәэмин итүгә күчерү мөмкинлеге каралган", - дип билгелиләр Финанс министрлыгында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International