Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына 15 апрельгә кадәр Федераль Җыенга юлламасын гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслауны тәэмин итәргә һәм кирәк булганда бюджетка төзәтмәләр кертергә кушты, тиешле мәгълүмат Кремль сайтында йөкләмәләр исемлегендә бастырылган.
"Россия Федерациясе Хөкүмәтенә йөкләмәләрнең әлеге исемлегендә каралган чараларны гамәлгә ашыруга чыгымнарны финанслауны тәэмин итәргә, һәм кирәк булганда "2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына федераль бюджет турында" һәм "2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына Россия Федерациясе Пенсия фонды бюджеты турында" федераль законнарга үзгәрешләр кертергә,” - диелә хәбәрдә.
Башкару барышы турында докладны 2020 елның 15 апреленә кадәр, алга таба - кварталга бер тапкыр тәкъдим итү йөкләнгән.
Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов юллама игълан ителгәннән соң ук агымдагы елга федераль бюджетның таләп ителгән өстәмә ресурсларының күләмен 400-450 миллиард сумлык бәяләде.