ТР Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы турында

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-паркта (Петербург ур.) Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Коллегиянең төп темасы – 2019 елда Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре һәм элемтә тармагы эше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. Министрлыкның төп бурычларыннан берсе итеп ул цифрлы технологияләрне Татарстан кешеләренә хезмәткә куюны атады.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алексей Шишкин да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International