РФ вице-премьеры Татьяна Голикова 2020-2022 елларга федераль бюджет һәм Россия Пенсия фонды бюджеты турындагы канунга төзәтмәләрне Хөкүмәткә 6 февральдә кертелергә мөмкин, дип белдерде.
"Хөкүмәт тарафыннан 2020-2022 елларга федераль бюджет һәм Пенсия фонды бюджеты турындагы законга төзәтмәләр әзерләү турында карар инде кабул ителде, һәм иң якын арада, февраль башында, әлегә бу 6 февраль, закон проекты Хөкүмәткә кертеләчәк һәм, димәк, алга таба инде Дәүләт Думасына расланылуга барачак", - диде Голикова дүшәмбе көнне "Бердәм Россия" партиясенең югары советы бюросы утырышында.