РФ Финанс министрлыгы нефтькә бәяләр үзгәргән очракта 2020 елга бюджет профицитын ачыклаячак

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Финанс министрлыгы, нефтькә бәяләр үзгәргән очракта, 2020 елга РФ бюджеты профициты күләмен ачыклаячак. Бу хакта финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.

"Әгәр нефтькә бәяләр тәгаенләнсә, [профицит] үзгәрәчәк", - диде ул.

Колычев билгеләп үткәнчә, РФ бюджетына төзәтмәләр коронавирус таралу нәтиҗәләре белән көрәшкә мөмкин булган чыгымнарны исәпкә алмый, төзәтмәләр Финанс министрлыгы тарафыннан РФ президенты юлламасын тормышка ашыру өчен генә кертелә.

Моннан тыш, ул 2020 елга РФ федераль бюджетына төзәтмәләр проекты бюджет кагыйдәләрен йомшартуны күздә тотмый, бюджет кагыйдәләрен йомшарту яки Финанс министрлыгында бурычка алуларны арттыру турындагы сөйләшүләр алып барылмый, дип өстәде.

Анна алда РФ финанс министры Антон Силуанов РФ Президентының юлламасыннан чараларны финанслашу буенча өстәмә чыгымнар 2024 елга кадәр 4,128 трлн сум тәшкил итәчәк, шуларның 3,77 трлн сумы - федераль бюджет чаралары, диде. Аның сүзләренчә, бюджетка төзәтмәләр 2020 елның 11 февраленә кадәр РФ Хөкүмәтенә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International