Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта «Татнефть» ГАҖнең 2019 елда бюджетын үтәү йомгаклары каралды һәм 2020 елның февраленә бюджеты расланды.
Директорлар советы үткән елда эчке аудитка идарә эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга эчке аудит планнары турында мәгълүмат тыңлады.
Утырышта катнашучылар компания эшчәнлегенең төп бизнес-юнәлешләре буенча IT-стратегияне гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән таныштылар.
Директорлар советы утырышында «Татнефть»тә персоналның канәгатьлеген бәяләү системасын кертүдән көтелүче оештыру һәм финанс нәтиҗәлелеге турында да фикер алыштылар.
Тагын утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.