ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы турында

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Анда шулай ук РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төзелеш комплексына бәйле мәсьәләләр атна саен республика киңәшмәләрендә карала. «Барлык илкүләм проектларны һәм Федераль Собраниегә Президентның Юлламасын алсак, министрлыклар эшенең иң катлаулы өлеше объектларны торгызуга килеп тоташа. Шуңа күрә Төзелеш министрлыгы - барлык бурычларны гамәлгә ашыруда үзәк ведомство», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Агымдагы елда программалар саны 50 гә кадәр арткан. Бу максатларга 48 млрд сумга якын акча юнәлдерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International