Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе 2020 елның гыйнварында узган елның шул ук чорына карата 3% ка арткан - баррель өчен 61,67 долларга кадәр, диелә Россия Финанс министрлыгы хәбәрендә.
2019 елның гыйнварында нефтьнең бу сортының уртача бәясе баррель өчен $59,85 тәшкил иткән.
Хәбәр ителгәнчә, Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе 2019 елда баррель өчен 63,59 доллар тәшкил иткән, бу үткән ел белән чагыштырганда 9,17 процентка кимрәк.
2018 елда Urals ка уртача бәя баррель өчен 70,01 доллар тәшкил иткән.