2019 ел нәтиҗәләре буенча РФ тулаем эчке продукты, беренче бәяләү буенча, 1,3% ка арткан һәм 109,4 триллион сумга җиткән, дип хәбәр итә Росстат.
"2019 елда Россия тулаем эчке продукты күләме, беренче бәяләү буенча, агымдагы бәяләрдә 109 361,5 миллиард сум тәшкил итте. 2018 елга карата тулаем эчке продуктның физик күләме индексы 101,3% тәшкил итте. 2019 елда тулаем эчке продукт индекс-дефляторы 2018 ел бәяләренә карата 103,4% тәшкил итте", - диелә хәбәрдә.
Икътисадый үсеш министрлыгының рәсми фаразы 2019 ел нәтиҗәләре буенча Россия икътисадының нәкъ менә 1,3% ка үсешен күздә тоткан иде. Шул ук вакытта гыйнвар ахырында министрлык аны 1,4% ка бәяләде.