РФ Финанс министрлыгы нефть тармагында салым маневрыннан баш тартырга планлаштырмый. Бу хакта статс-секретарь – РФ финанс министры урынбасары Алексей Сазанов хәбәр итте.
"Россия Финанс министрлыгының чыннан да салым маневрыннан баш тарту планнары юк. Без салым маневры план нигезендә гамәлгә ашырыла дип уйлыйбыз, һәм ул хәзер Салым кодексында теркәлгән план нигезендә төгәлләнергә тиеш", - дип билгеләде Сазанов.
2019 елның 1 гыйнварыннан Россиядә нефть тармагында салым маневрын тәмамлау процессы башланды. 2024 елга экспорт пошлинасы агымдагы 30%тан нольгә чыгарылачак, бер үк вакытта файдалы казылмалар чыгаруга салым артачак.
Моңа кадәр Хөкүмәт 2014-2017 елларда кече салым маневрын (нефтькә пошлина 60% тан 55% ка кадәр киметелде), шулай ук 2015-2017 елларда зур салым маневрын (файдалы казылмалар чыгаруга салым бер үк вакытта арткан чакта 55% тан агымдагы 30% ка кадәр кыскарды) уздырган иде.
Салым маневрын тәмамлау максаты – Евразия икътисадый берлеге икътисадларын субсидияләү күләмен һәм Россия территориясендә нефтьне нәтиҗәсез эшкәртүне киметү, ягъни тармакка адреслы ярдәм итү.