РФ Премьер-министры Михаил Мишустин социаль пакет ярдәмендә кулланучылар ихтыяҗын киңәйтү, шулай ук Хөкүмәт кабул итәргә планлаштырган башка чаралар агымдагы ел нәтиҗәләре буенча тулаем эчке продукт үсеше темпларын арттыруга ирешергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный.
"Мин, безнең исәпләвебезчә, бу ел нәтиҗәләре буенча эчке тулаем продуктның үсеш темпларын арттыруга ирешергә мөмкинлек бирәчәк берничә мөһим адымны атаячакмын. Беренчесе – социаль пакет чаралары ярдәмендә кулланучылар ихтыяҗын киңәйтү, илкүләм проектлар һәм без дәвам итәргә планлаштырган импортны алыштыру программасы кысаларында Россия машиналарына һәм җиһазларына өстәмә ихтыяҗ формалаштыру. Шулай ук чимал булмаган һәм энергетик булмаган товарларны экспортка чыгаруны арттыру", - диде Мишустин Министрлар Кабинеты әгъзаларының РФ президенты белән киңәшмәсендә.
Инаугурация көнендә Путин, 2018 елның 7 маенда, Президент постына яңадан сайланганнан соң "2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында" указга кул куйды. Документ нигезендә, бу срокка Россия дөньяның иң эре икътисадлары бишлегенә керергә, икътисадый үсеш дөньякүләмнекеннән зуррак булырга, ә инфляция 4% тан артмаска тиеш. Моннан тыш, Хөкүмәт икътисад һәм социаль өлкәгә цифрлы технологияләрне тизләтелгән кертүне, шулай ук заманча технологияләр нигезендә икътисадның база тармакларында югары җитештерүчәнлекле экспортка юнәлешле сектор булдыруны тәэмин итәргә тиеш. Указның төп максатларының берсе – ярлылык дәрәҗәсен 2024 елга ике тапкыр киметү.