Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортныда кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президенты киңәшчесе Шәфәгать Тәхәүтдинов, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе генераль директоры Игорь Шпуров һәм башкалар катнашты.
Төп тема - Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2019 елда эшчәнлекләре нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, нефтьчеләрнең нәтиҗәле эшләре исәбенә ел республика өчен гомумән уңышлы булган: тулаем региональ продукт, исәпләүләргә караганда, 2,5 трлн сумнан арткан - үсеш 1%.
"Республиканың нефть тармагының тотрыклы эше бюджет күрсәткечләренә ирешергә, 40 зур күләмле социаль программаларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Дивидендлар исзбенә "Татнефть" ГАҖ "Безнең ишегалды" программасына 50 млрд. сум бүлеп бирде.
Киңәшмә барышында шулай ук Татарстан бюджетына нефть тармагының түләүләре турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде.