ТР Финанс министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юлы – 2020” ярышында катнашты

2020 елның 8 феврале, шимбә

2020 елның 8 феврале көнне Татарстан Респбликасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре "Россия чаңгы юлы" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында актив катнашты.

Ярышлар “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында узды. Быел ярышларда 21 568 кеше катнашты.

Чаңгы ярышлары дүрт урында үтте: Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионында, Горки-Ометьевск урманында, Яңа Савин районында, Казансу елгасы тугаенда Гаврилов урамы буйлап, Дәрвишләр бистәсенең каен урманында.

 Шулай ук вип-ярышлар да булды. Дәүләт хакимиятенең республика һәм федераль органнары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары ярышында хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International