Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Утырыш КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында үтте.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.