Владимир Путин: тупланган резервлар икътисадның ныклыгы запасын гарантияли

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Тупланган резервлар, аерым алганда, 125 миллиард доллардан артык Илкүләм иминлек фонды һәм 560 миллиардлык халыкара резервлар, Россия икътисады һәм финанс системасы запаслары ныклыгын гарантияли, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы чәршәмбе көнне икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды, стенограмма Кремль сайтында бастырылган.

"Илнең икътисадының, финанс системасының ныклыгы запасын тупланган резервлар гарантияли. Илкүләм иминлек фонды 125 миллиард доллардан артып китә, халыкара резервлар 560 миллиард доллар тәшкил итә", - дип белдерде Путин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International