Россия бюджеты дефициты гыйнварда 159,9 млрд сум тәшкил иткән

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Федераль бюджет дефициты 2020 елның гыйнварында 159,9 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтында урнаштырылган материалларда әйтелә.

Гыйнварда бюджет керемнәре 1,556 трлн сум яки "2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджет турында" федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең 7,6% ын тәшкил иткән, шуларның нефть-газ булганнары - 615,9 млрд сумнан артык, нефть-газ булмаганнары - 939,7 млрд сум.

Федераль бюджет чыгымнары 1,716 трлн сум яисә бер елга планлаштырылган гомуми чыгымнар күләменнән 8,8% һәм кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, федераль бюджетның җыелма бюджет язмасына 8,6% тәшкил иткән.

Администрацияләнгән керемнәрнең максималь күләме Федераль салым хезмәтенә – 987,8 млрд сум һәм Федераль таможня хезмәтенә – 357,0 млрд сум туры килгән.

Иң зур чыгымнар социаль сәясәткә – 505,1 млрд сум, сәламәтлек саклауга – 299,7 млрд сум, милли оборонага – 197,4 млрд сум, мәгарифкә – 136,2 млрд сум булган.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International