Казанда Россия һәм Чехия арасында хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия утырышы үтте

2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Бүген Казанда РФ һәм Чехия Республикалары арасында икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 8 нче пленар утырышы үтте. Россиянең икътисади үсеш министры Игорь Слюняев рәислегендә үткән чарада Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ төбәк үсеше министры Игорь Слюняевка ТР социаль-икътисади үсеш проектлары турында сөйләде.

Очрашу вакытында Игорь Слюняев хөкүмәтара комиссиянең чираттагы утырышын үткәрү урынын һәм вакытын оператив рәвештә сайлаган өчен, Мартин Кубага рәхмәтен белдерде. "Без юкка гына Татарстанны сайламадык, - дип билгеләде Игорь Слюняев. - Бу - эталон республика, монда бик күп нәрсә эшләнелә".

Мартин Куба комиссиянең утрышын оештырган һәм Татарстанга чакырган өчен, РФ Төбәк үсеше министрлыгына һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен әйтте.

"Безгә дәүләтләребезнең икътисадының барлык өлкәләрендәге багланышларын карарга кирәк була", - дип хәбәр итте Игорь Слюняев утырышны ачканда.

Ул соңгы елда Чехия Республикасының РФнең мөһим тышкы сәүдә партнерының берсенә әйләнүен хәбәр итте. Агымдагы елның соңгы аенда дәүләтләр арасында товар әйләнеше 7,7 млрд. доллардан арткан.

"Чехия компанияләре резидентлар сыйфатында ТРда, Липецк һәм Ульяновск өлкәләрендә, Дубна шәһәрендә булдырылган махсус икътисади зоналарда катнашалар", - дип хәбәр итә РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы башлыгы.

"Өстенлекле юнәлеш буларак, без инновацион өлкәдә хезмәттәшлекне карыйбыз, монда ТР яхшы стандарт бирә. Чехия предприятиеләре монда бик күп партнерлар таба ала", - дип саный Игорь Слюняев.

"Йомгак ясап, бүген Россия һәм Чехия партнерлыгында шик булмавын әйтәм. Ирешелгән дәрәҗә инде бүген төрле, шул исәптән, катлаулы мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирә", - дип белдерде Игорь Слюняев.

Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба комиссия кысаларында нәтиҗәле эшчәнлек өчен, Россия ягына рәхмәт белдерде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны сәламләде һәм уңышлы эш теләде. Аның фикеренчә, Россия төбәкләрендә комиссия утырышларын уздыру төбәкара хезмәттәшлекне үстерергә ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов утырышны уздыру урыны итеп, ТРны сайлаганнары өчен, оештыручыларга рәхмәтен әйтте.

Утырыш соңында Игорь Слюняев һәм Мартин Куба утырыш беркетмәсенә һәм тормышка ашыру өчен, уртак проектлар исемлегенә кул куйдылар. Шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм "Митас" Чехия компаниясе рәисе Томаш Немец авыл хуҗалыгы өчен радиаль шиналар җитештерү эшен оештыру буена уртак багланышлар турында меморандумга кул куйдылар.

ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International