2013 елга Татарстан бюджеты проекты өченче укылышта кабул ителде

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында депутатлар “Татарстан Республикасының 2013 елгы һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын өченче укылышта кабул итте.
Иртәнге утырышта төп финанс документы икенче укылышта кабул ителгән иде.

2013 елга Татарстан Республикасы бюджетының төп параметрлары: керем өлеше –128 млрд. 328 млн. сум, чыгымнар – 131 млрд. 501 млн. сум, кытлык – 3 млрд. 175 млн. сумнан артыграк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International