2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда 2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде.

Республика финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты тарафыннан бюджетның керем өлешен "Кире кайтарылмый торган керемнәр" бүлеге буенча 4,4 млрд. сумга арттыру каралган. Чыгымнар өлеше 37,3 млрд. сумга арта.

2021 ел буенча керемнәр 281 млрд. 977,5 млн. сум, чыгымнар - 284 млрд. 786,5 млн. сум тәшкил итәчәк. Дефицит үзгәрми - 2 млрд 809 млн. сум.

2022 ел буенча керемнәр 288 млрд. 336,1 млн. сумга кадәр арта, чыгымнар - 290 млрд. 967,4 млн. сум. Дефицит элеккечә - 2 млрд. 631,3 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International