2020 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2020 елның гыйнварында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2020 февраль аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Чаралар Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашында үтте.
Киңәшмәләр барышында 2020 елның гыйнварында җирле бюджетларның үтәлеш йомгаклары, шулай ук 2020 елның февралендә керемнәрнең мобилизацияләнүе, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, хезмәт хакларының вакытында түләнү мәсьәләләре тикшереледе.
Шулай ук очрашулар вакытында учреждениеләрнең кредитор бурычларын каплау, салым һәм җыемнар буенча недоимканы киметүдә алып барылган эш, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты Контроль-резвизия идарәсе тикшерүләре нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозу очракларын төзәтү буенча эш мәсьәләләре тикшерелде.