ТР Хөкүмәте Йортында торак төзелеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды

2020 елның 15 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында социаль ипотека, күп фатирлы тораклар төзү, инвестицион, аз катлы төзелеш программалары буенча 2020 елның 14 февраленә 387,2 кв. метр торак сафка кертелгән. 

Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International