Антон Силуанов: Хөкүмәт гамәлдәге салым ташламаларының нәтиҗәсен тикшерү бурычын куйды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте Финанс министрлыгына гамәлдәге салым ташламаларының нәтиҗәлелеген анализлау бурычын куйды, дип белдерде финанс министры Антон Силуанов РБКга интервьюсында.

"Салым ташламасы, әгәр ул кабул ителә икән, димәк ул нидер стимуллаштырырга һәм тармак, предприятиеләр һәм башкалар үсешенә йогынты бирергә тиеш. Әгәр дә бу ташлама бернинди шартларсыз бирелә икән, бу без бары бюджет чыгымнарын гына арттырабыз дигән сүз. Хәзер яңа Хөкүмәт ташламалар мәсьәләсенә яңача карады һәм, бирелгән ташламаларны тагын бер кат карау, әлеге ташламалар йогынтысын ачыклау өчен, Финанс министрлыгына тиешле бурыч куйды", - диде ул.

"Ә нәрсә соң ул йогынты? Ташлама бирделәр - бу ташламадан акча кая китте? Җитештерү үсешенә, яңа инвестицияләргә, яки дивидендлар аша офшорларга киттеме? Мондый хәлләр дә еш була. Минем әйтәсе килгән сүзем, әгәр льготаларны шартларсыз таратсаң, алар эшләми", - дип йомгаклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International