РФ Хөкүмәте чәршәмбе көнне 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджетка төзәтмәләрне Дәүләт Думасына кертте, дип хәбәр итте парламентның түбәнге палатасы спикеры Вячеслав Володин.
"Бюджетка төзәтмәләр Дәүләт Думасына керде һәм [бюджет һәм салымнар буенча] профиль комитетына юнәлдерелде. Безгә РФ Президенты Владимир Владимирович Путинның социаль инициативаларын мөмкин кадәр иртәрәк тормышка ашыра башлау өчен, аларның өстенлекле каралуын тәэмин итәргә кирәк", - диде ул.
Володин сүзләренчә, 2020-2022 елларда бу максатларга өстәмә рәвештә 2 трлн сумнан артык акча бүлеп бирергә кирәк. "Бу өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалы гаиләләргә балалар пособиеләре түләүгә, беренче бала туган гаиләләргә ана капиталы программасын киңәйтүгә һәм икенче яки аннан соңгы балалар туганда түләнә торган түләүләр суммасын 150 мең сумга арттыруга; башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыруга, беренчел звеноны модернизацияләүгә кирәкле чаралар”, - дип санап узды ул.