Антон Силуанов: россиялеләр заявка бирү датасына бәйсез рәвештә 2020 елның 1 гыйнварыннан пособие алачак

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Россия гражданнарына тиешле социаль пособиеләр һәм түләүләр гариза бирү вакытына карамастан аларга 2020 елның 1 гыйнварыннан киләчәк. Бу хакта Беренче каналда "Право на справедливость" тапшыруында финанс министры Антон Силуанов белдерде.  

"Гражданнарыбыз тарафыннан пособие алу өчен тиешле гаризалар бирелгәч, бу пособиеләрнең барысы да агымдагы елның 1 гыйнварыннан исәпләнәчәк", - диде ул.

Силуанов билгеләп үткәнчә, Финанс министрлыгы тиешле түләүләр тизрәк гражданнарга килеп ирешсен өчен, төзәтмәләрне кыска срокларда әзерләгән. Министр сүзләренчә, шулай ук бюрократия дәрәҗәсен киметү буенча да эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International