Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта «Татнефть» ГАҖнең гыйнварда бюджетны үтәү йомгаклары каралды һәм 2020 елның мартына бюджеты расланды.
Директорлар советы 2019 елда инвестиция программасын финанслау турындагы мәгълүматны тыңлады.
Шулай ук утырышта катнашучылар «Татнефть» төркеменең климатның үзгәрүе өлкәсендәге бурычларга бәйле рәвештә персонал белән эшләү буенча эше һәм Компаниянең БМО Глобаль шартнамәсенең тотрыклы үсешенең тиешле максатларына ирешүгә керткән өлеше белән таныштылар.
Моннан тыш, 2019 елгы эш йомгаклары буенча акционерларның гомуми җыелышын уздыру мәсьәләсе дә каралды, ул 2020 елның 26 июнендә Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак.
Тагын утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.