Urals нефтенең уртача бәясе февральдә 1,2 тапкырга кимегән

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Urals нефтенә уртача бәя 2020 елның февраль аенда баррель өчен 54,24 доллар тәшкил иткән, бу 2019 елның февраль ае белән чагыштырганда 1,2 тапкырга түбәнрәк, диелә РФ Финанс министрлыгы хәбәрендә.

Шул ук вакытта 2020 елның гыйнвар-февралендә Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе баррель өчен $58,13 тәшкил иткән. 2019 елның гыйнвар-февралендә Urals бәясе баррель өчен 61,76 долларга тигез булган дип билгеләп үтелә.

Хәбәр ителгәнчә, Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе 2019 елда баррель өчен 63,59 доллар тәшкил иткән, бу үткән ел белән чагыштырганда 9,17 процентка кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International