Дәүләт Думасы 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджетка төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте. Төзәтмәләр РФ Президенты Владимир Путинның 15 гыйнварда Федераль Җыенга юлламасында яңгыраган социаль инициативаларын гамәлгә ашыру өчен РФ Хөкүмәте тарафыннан кертелде.
Дәүләт Думасы бюджетка төзәтмәләрне 10 мартта икенче укылышта, ә өченче укылышта 11 мартта караячак, дип планлаштырыла.
Төзәтмәләр нигезендә, бюджет керемнәре 2020 елда 214 млрд сумга, 2021 елда 646 млрд сумга һәм 2022 елда 755 млрд сумга үсәчәк. Шул рәвешле, бюджет керемнәре 2020 елда 20,6 трлн сум, 2021 елда 21,9 трлн сум һәм 2022 елда 22,8 трлн сум тәшкил итәчәк. Чыгымнар 2020 елда 19,7 трлн сум, 2021 елда 21,2 трлн сум һәм 2022 елда 22,4 трлн сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта 2020 елга бюджет профициты планлаштырылган дәрәҗәдә кала.