Дәүләт Думасында төбәк бюджетлары дефицитын анализлау буенча эшче төркем төзиячәкләр

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин төбәкләрнең бюджетлары дефицитын анализлау белән шөгыльләнәчәк эш төркеме төзергә йөкләде.

"Күп кенә төбәкләр аларда дефицит барлыгы, бюджет, керем һәм чыгым вәкаләтләре өзелү белән мөрәҗәгать итә, - диде Володин Думаның чәршәмбе пленар утырышында. - Бюджет средстволары дефициты буенча вәзгыятьне өйрәнеп, анализлап, ярдәм итү мөмкинлеген таба алыр идек".

Моңа бәйле рәвештә, түбәнге палата рәисе вице-спикер Алексей Гордеев җитәкчелегендәге тиешле эшче төркемне төзергә кушты, аңа бюджет һәм салымнар, федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре, төбәк сәясәте һәм Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш проблемалары буенча Дума комитетлары җитәкчеләре керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International