РФ Финанс министрлыгы: Россия төбәкләренең финанс тотрыклылыгы 10 елга хәзер иң югары дәрәҗәдә

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

РФ субъектларының финанс тотрыклылыгы соңгы 10 елга иң югары дәрәҗәдә тора. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

"Соңгы елларда төбәкләрнең рекордлы түбән күләмдә бурычка алулары күзәтелә. Төбәкләрнең дәүләт бурычы дәрәҗәсен киметү тенденциясе 2019 елда да - 2,1 трлн сум (2018 елда - 2,2 трлн сум) дәвам итте. Әгәр соңгы 10 елга карасаң, РФ субъектлары финанс яктан тотрыклырак", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Моңа Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелгән төбәкләрнең коммерциячел кредитларын түбән процентлы ставкасы булган бюджетныкы белән алыштыру сәясәте ярдәм иткән.  

Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, коммерция кредитларын алыштыру һәм бюджет кредитларын реструктуризацияләү эше РФ субъектлары чараларын илкүләм проектларны һәм президент юлламасыннан чараларны гамәлгә ашыруга җибәрергә мөмкинлек биргән. Әмма төбәкләрнең финанслашу дәрәҗәсе бу өлкәдә бик түбән, акчаларның иң зур өлеше федераль бюджеттан бүленә, дип өстәделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International