РФ Финанс министрлыгында нефтькә бәя $25 кадәр төшкәндә Илкүләм иминлек фонды чаралары 6-10 елга җитәчәк, дип белдерделәр

2020 елның 9 марты, дүшәмбе

1 мартка Илкүләм минлек фондының ликвидлы чаралары күләме 10,1 трлн сум тәшкил итте, алар нефть бәяләре 25-30 долларга кадәр төшүдән төшеп калган керемнәрне 6-10 ел дәвамында каплау өчен җитәрлек, дип хәбәр итте РФ Финанс министрлыгы.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, Илкүләм минлек фондының ликвидлы чараларының җитәрлек күләме дәүләтнең барлык йөкләмәләрен үтәү һәм нефтькә бәяләр тотрыклы түбән булганда макрототрыклылыкны саклап калу гарантиясе булып тора.

Дөнья икътисады акрынаюы һәм транспорт агымнарының кимүе аркасында энергия чыганакларын куллануның шактый кимиячәгенә карата шикләнү Urals маркалы нефтькә бәяләрнең бюджет кагыйдәсе белән билгеләнгән база дәрәҗәсеннән түбән төшүенә китерде, дип билгели Финанс министрлыгы.

Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатькә Urals маркалы нефть бәясе 25% ка ишелеп, баррель өчен 33,92 доллар тәшкил иткән. 2020 елның маенда тәэмин итү белән Brent маркалы нефтькә фьючерсның бәясе Лондондагы ICE биржасында сату барышында, 42,6% ка баррель өчен 31,74 долларга кадәр төшә, дип раслый Мәскәү вакыты белән 07:31 сатулар мәгълүматлары.

Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов берничә тапкыр бюджет хәтта нефть бәясе баррель өчен 30 долларга кадәр төшкән вакытта да чыгымнарны һәм йөкләмәләрне финанслаячак, дип әйтте. Нефтькә бәяләр баррель өчен $42 база тамгасыннан кимрәк булу очрагында бюджетның алынмаган нефть-газ керемнәре барлыкка килә, алар бюджет кагыйдәсе механизмы буенча Илкүләм иминлек фонды чаралары хисабына финанслана, моның өчен ачык базарда чит ил валютасын корреспондлы сату башкарыла.

Тотрыкландыручы йогынты

"Ачык базарда операцияләр үткәрү илкүләм валюта курсына стабильләштерүче йогынты ясап, нефть котировкаларының кимүе белән бәйле нефть һәм нефть продуктлары экспортыннан чит ил валютасы агымының кимүен компенсацияләячәк", - дип билгеләп үтә Финанс министрлыгы.

"Тотрыклы түбән бәяләр сакланган очракта дәүләтнең барлык йөкләмәләрен үтәү һәм макроикътисадый һәм финанс тотрыклылыгын саклау гарантиясе булып Илкүләм иминлек фондында ликвидлы активларның җитәрлек күләме тора. 2020 елның 1 мартына Илкүләм иминлек фондының ликвидлы чаралары һәм өстәмә нефть-газ керемнәрен исәпкә алу буенча счетта акчалар күләме 10,1 трлн сумнан артык ($150,1 млрд) яки тулаем эчке продуктның 9,2% ын тәшкил итте. Күрсәтелгән чаралар 6-10 ел дәвамында (демпфер механизмының гамәлдә булу кысаларындагы керемнәрне исәпкә алып) нефть бәясе баррель өчен $25-30 га кадәр төшүдән төшеп калган керемнәрне каплау өчен җитәрлек", - диелә хәбәрдә.                                          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International