Илдар Халиков “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде

2012 елның 3 декабре, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәт йортында узды. “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры урынбасары – икътисад һәм финанслар буенча директоры Айрат Сабирҗанов компаниянең агымдагы елның 9 ае финанс- хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында белдерде.

Шулай ук агымдагы елның 9 аенда компаниянең капиталь төзелеш һәм инвестицион программа планы үтәлеше буенча фикер алыштылар. “Генерирующая компания” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары- техник директоры Илгиз Гайфуллин 2013 елга якынча инвестицион планны һәм компаниянең капиталь төзелеш планын тәкъдим итте.

Компаниянең генераль директоры Рәүзил Хаҗиев “Генерирующая компания” ААҖ һәм бүлендек җәмгыять хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү системасы, социаль түләүләр турында белдерде.

Утырышта катнашучылар бүлендек җәмгыятьләренең эш нәтиҗәләре, идарә итүне оптимальләштерү мәсьәләләре буенча фикерләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International