Нефтькә хәзерге бәяләр сакланганда Россия алты ел дәвамында дәүләтнең чыгым йөкләмәләрен финанслауны тәэмин итәчәк, шул исәптән социаль булганнарын да. Бу хакта шимбә көнне Федерация Советы утырышында финанс министры Антон Силуанов белдерде.
"Шуны әйтәсем килә, хәтта энергия чыганакларында агымдагы бәяләр булганда да безнең гамәлдәге йөкләмәләребезгә ресурслар якынча алты елга җитәчәк. Бүген өч ел эчендә каралган йөкләмәләрне кыскартачакбыз, бюджет параметрларын киметәчәкбез дияргә нигез юк", - диде Силуанов.
Ул билгеләп үткәнчә, социаль ярдәмнең барлык чаралары гамәлгә ашырылачак.
Аның сүзләренчә, Хөкүмәт шулай ук нефтькә бәяләр төшү һәм коронавирус пандемиясе масштабларының киңәюе нәтиҗәсендә зыян күрергә мөмкин булган тармакларга ярдәм итү турында тәкъдимнәр әзерли. "Икътисадны үстерүне стимуллаштыру турында сөйләшәчәкбез", - диде ул.
Министр сүзләренчә, бюджетка төзәтмәләрдә төбәкләргә инвесторлар өчен салым преференцияләрен киңрәк бирергә мөмкинлек бирә торган өстәмә ресурслар каралган. "Һәм без төбәкләргә мондый чараларны гамәлгә ашырудан керемнәрнең кыска вакытлы кимүен компенсацияләү өчен тиешле ресурсларны карадык", - дип өстәде ул.